Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Безнең укучылар – чиста урманнар яклы

Ел саен үтә торган “Татарстанның чиста урманнары” экология акциясендә Лаешның №3 мәктәбе укучылары катнашты.

Автор фотосы

Быел акция ике этапта үтә: 18 апрельдән 18 июньгә һәм 12 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр. Аны Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы оештыра.

Бу юлы урманны җыештыруга Лаешның 3нче мәктәбе җиденче сыйныф укучылары чыкты. Балалар кулларына перчаткалар киделәр, капчыклар алдылар һәм шефка алган территорияне – юл буйлап Зеленая урамыннан “Липки” лагерына кадәр – җыештыра башладылар. Кызлар һәм малайлар гамьсез кешеләр һәм шәһәр кунаклары юл буена ташлаган чүпләрне тиз-тиз җыйдылар. Бу пластик шешәләр, целлофан пакетлар, кәгазь һәм башкалар. Урманны җыештыруда Лаеш урманчылыгы хезмәткәрләре дә актив катнашты.

Шулай ук алар халык белән системалы төстә, шул исәптән ял итүчеләр белән дә профилактик эшләр алып баралар. Әмма шуңа да карамастан юньсез гражданнар шактый әле, шуңа күрә балалар чүпне күп җыйдылар. Бер сәгать эчендә сыйныф җитәкчеләре белән балалар берничә капчык җыйдылар, аннан соң аны утильләштерүгә озаттылар.

Кагыйдә буларак, мондый акцияләр кешеләрне күп җыя. ТР урман хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренә караганда, 2021 елда “Татарстанның чиста урманнары” экология акциясендә 20 меңләп кеше катнашкан. Аның йомгаклары буенча республика  урманнарында 2 мең куб метр каты көнкүреш калдыклары җыелган һәм озатылган, гражданнар ял итә торган 175 урын тәртипкә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең укучылар – чиста урманнар яклы