Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Борын Лаеш кешесе исемен йөртә

Редакциягә Россия география җәмгыятенең Сахалин өлкә бүлеге рәисе Сергей Пономаревтан хат килде: “Хөрмәтле иптәшләр! Сезне һәм барлык лаешлыларны котлыйм. РФ Хөкүмәтенең 2018 ел 11 октябрь боерыгы белән Сахалин өлкәсе Курилдагы Уруп утравындагы исемсез борынга полковник Рустик Воронов – сезнең якташыгыз – исеме бирелде. Безнең өч еллык тырышлыгыбыз уңышка китерде”.

Ольга Исаева

И.А. Костылев фотосы, http://sakhalinmuseum.ru/ufile/1087-187-198.pdf

Без бүген Сергей Пономарев җибәргән Рустик Борисович Воронов турындагы материалны тәкъдим итәбез.

Белешмә өчен: Воронов борыны Курил десант операциясен (1945) эшләүчеләрнең берсе, Камчатка саклану районы (КОР) штаб начальнигы, Курил утрауларын япон милитаристларыннан азат итүдә актив катнашучы, полковник Рустик Воронов хөрмәтенә шундый исем алды. 56 метр биеклектәге бу борын Уруп утравындагы (Сахалин өлкәсе Курил районы) Незабвенная бухтасында. Аның янында бухтага Кама елгасы коя. РГОның Сахалин бүлеге экспедициясе тарафыннан тикшерелгән.

Рустик Борисович 1906 елда Казан губернасының Лаеш шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Аның әтисе “сәяси яктан ышынычсыз” дип Казан университетыннан укудан чыгарылган, югары белем ала алмаган. Ветеринария табибы булып эшләгән әтисе кышкы салкыннарда ерак араларда йөреп сәламәтлеген какшаткан һәм 1918 елда үпкә чиреннән тиз арада вафат булган. Приютта тәрбияләнгән әнисе телефонистка була. Мохтаҗлык аңа бердәнбер улына урта белем булса да бирү мөмкинлеге калдырмый, шуңа күрә яшь Рустик аңлы тормышка башлангыч белем белән аяк баса. 1923 ел аның өчен хәл иткеч була, 17 яшьлек егет үз теләге белән Кызыл Армия сафларына керә, берләштерелгән татар-башкорт хәрби мәктәбе курсанты була. РККА сафларында Воронов җитди идея-сәяси чыныгу ала. Хезмәт баскычыннан тиз күтәрелә: взвод командиры, батальон командиры, аерым укчылар бригадасы штаб начальнигы, полк командиры. Ерак Көнчыгышка билгеләнүне ул югары дәрәҗәдә ышаныч дип кабул итә. 1936 елда Рустик Борисович командалык иткән батальон Кызыл байраклы  аерым Ерак Көнчыгыш армиясендә беренче урын ала. Аннан соң аны армия штабына күчерәләр һәм тиздән ул анда хәрби әзерлек бүлегенә җитәкчелек итә. 1944 елда Ерак Көнчыгыш фронтының 26нчы укчылар корпусы штаб начальнигы була. Рустик Вороновка Камчатка саклану районы (КОР) штабын җитәкләү һәм аны ышанычлы хезмәткәрләр белән тутыру йөкләнә. Тиз арада оператив документлар әзерләнә: алдан фаразланган һәм  хәрби хәрәкәтләр очрагына үзара эш итү план таблицалары, графиклар һәм исәпләр һәм башкалар. Алар түбәнрәк частьләр штаблары һәм бүлекчәләре, диңгез формированиеләре һәм хәрби корабльләр өчен барлык катлаулы документларны һәм исәпләрне алга таба эшкәртү өчен төп документлар булып торалар. Бу хәрби операциянең уңышын тәэмин итә. Рустик Воронов М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академия каршындагы команда составын камилләштерү курсларын тәмамлый һәм Советлар Союзы маршалы Г.К. Жуковның шәхси үтенече буенча аның карамагына җибәрелә.

Полковник Воронов 1952 елның 29 сентябрендә вафат була. Пермьнең Кама кушылдыгы янына урнашкан Егошихинский зиратында җирләнгән.

Хәрби хезмәтләре өчен Сугышчан Кызыл Байрак, II дәрәҗә Кутузов орденнары һәм башкалар белән бүләкләнгән.

Район газетасы редакциясе якташыбызга, полковник Рустик Борисович Вороновка күрсәткән игътибары, аның туган ягына хәбәр салганы өчен рәхмәт белдерә.

 

Полковник Рустик Воронов. Егошихин зиратындагы һәйкәлдәге фото. 2015 елның октябре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X