Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Бу күңелле каникуллар

Үткән Яңа ел бәйрәмнәре вакыйгаларга бик бай булды.

Яңа, 2021 елның беренче 10 көнендә бик күп спорт-күңел ачу чаралары узды.

Шәһәрнең төп чыршысы янында халык күңел ачулары зур популярлык казанды. Алар буш вакытларын саф һавада үзләренең дуслары һәм танышлары белән бергә үткәрергә яратучыларны җыйдылар. Балалар һәм өлкәннәр өчен уеннар, шаян Кыш Бабай һәм Кар кызы, популяр артистлар башкаруында күңелле музыка һәм җырлар - болар барысы да Яңа ел каникулларын матур һәм истә калырлык итте.

Рождественода хат ташучы Печкинга күп кенә каршылыкларны җиңәргә, мәче Базилио һәм төлке Алисәнең хәйлә-мәкерләренә каршы торырга, юлбасарлар кулыннан котылырга, күп кенә башка сынаулар узарга туры килә. Печкин барлык сынауларны да намус белән үтә һәм Кыш Бабайга озак көтелгән посылканы тапшыра. Шуның аркасында гына балалар барлык бүләкләрне һәм тәм-томнарны алдылар.

Урта Девятовода Яңа елны Чишмәдә чыршы янында каршыларга хәтта эре-эре кар яву да комачауламады. Кыш Бабай белән Кар кызы бирегә машинада түгел, ә атта да килде. Һәм әйлән-бәйлән башланды!

Фаворда шугалаклар булды - Боз аренасында да, ачык һавада да.

Бозга спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр генә чыкмады. Укучылар, яшьләр, аларның әти- әниләре һәм хәтта әбиләр дә тимераякка бастылар. Ә Ирина Городнова 62 яшендә шәһәр шугалагында чын осталык сәгате күрсәтте: бозда шундый җиңел һәм оста шуа.

Спортчылар уңышлары белән сөендерделәр.

Лаеш командасына «Раштуа-2021» көрәш фестивале көмеш медаль алып килде. Ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән 245тән артык спортчы катнашты. Самира Хәйретдинова (тренеры Рөстәм Насыйбуллин) 44 кг авырлык категориясендә икенче урынны алып көмеш медальгә ия булды.

Роберт Борһанов һәм Ранил Галиәкбәров тәрбияләнүчеләре самбо буенча «Раштуа-2021» республика турнирыннан ике медаль алып кайттылар. 150 спортчы арасында Лаеш районы самбочылары иң яхшылар рәтендә. Игнат Сидоров - алтын, Рамин Тощев бронза медаль яулады.

Гомумән, Лаеш районы лаеклы төстә спорт районы дип санала ала. Чаңгы узышлары, алкалы хоккей ярышлары, шахмат буенча яңа ел турниры һәм төрле дәрәҗәдәге ярышларда башка җиңүләр спортның бездә хөрмәттә булуы турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мероприятие выходные Новый год в Татарстане