Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Бүген Усадның «Сәламәт буын» лицеена Паралимпия чемпионы килде

Ирина Полякова лицей укучылары белән очрашты һәм аларга үзенең тормышы, спорт карьерасы турында сөйләде, уңыш серләре белән уртаклашты.

Россия биатлончысы һәм чаңгычысы, бала чагында, ике яшендә ике аягын да югалткан. Яшел Үзәндә интернатта тәрбияләнә. Үз-үзенә генә ышанырга өйрәнеп, тормыштагы барлык кыенлыкларны җиңеп чыга. Физик үзенчәлекләренә карамастан, тормышта сәламәт кешеләргә хыялланырга туры килгән нәтиҗәләргә ирешә.

Дүрт тапкыр Паралимпия уеннарында катнаша. 2002 елда Солт-Лейк — Ситида-көмеш, 2006 елда Туринда — алтын яулый. 2004 елда Алманиядә дөнья чемпионы була.

Терәк-хәрәкәт аппараты бозылган спортчылар арасында чаңгы узышы һәм биатлон буенча Россиянең атказанган спорт мастеры.

Ирина Васильевна, хәтта пенсиядә булса да, бик актив тормыш алып бара — йөзә, чаңгыда шуа, сәламәтлеге буенча чикләнгән балалар белән шөгыльләнә, мәктәп укучылары белән очраша. Ул — олы улның әнисе һәм ике оныгының әбисе. Аның тормыш принцибы — "

Аяклары һәм куллары булмаган ул инвалид түгел, ә җилкәсендә башы булмаган инвалид ". Аңа бу һәрвакыт формада калырга ярдәм итә.

Бу искиткеч хатын турында тулырак "Кама ягы"газетасының алдагы саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Усадның «Сәламәт буын» лицеена Паралимпия чемпионы килде