Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Гомуми үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен җаваплылык

Татарстан Хөкүмәте коронавирус таралуны булдырмау өчен өстәмә чаралар күрде. ТР Лаеш районы прокуратурасы үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен җәза чаралары турында кисәтә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 30 мартындагы 234 номерлы карары белән яңа коронавирус инфекциясе таралуга, шулай ук гражданнарның һәм транспорт чараларының хәрәкәтен чикләүгә бәйле кайбер яңа чаралар кертелде.

Санаторийларда һәм балалар сәламәтләндерү лагерьларында броньлау һәм урнаштыру

Хезмәт командировкаларында булган затлардан тыш, гражданнарны санаторийларда, сәламәтләндерү балалар лагерьларында броньлау һәм урнаштыру туктатылды. Кабул итүче оешмаларга урнаштырылган затларга үз-үзләрен изоляцияләү өчен шартлар тәэмин итәргә һәм озайту мөмкинлеге бирелмичә аларның яшәү вакыты тәмамланганчы, кирәкле санитар-эпидемиологик чаралар үткәрергә, шулай ук аларны тукландыруны әлеге затларның яшәү биналарында оештырырга күрсәтмә бирелде.

65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен чикләүләр

2020 елның 30 мартыннан 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга, шулай ук 2020 елның 30 мартындагы 234 номерлы карарның кушымтасында күрсәтелгән авырулары булган затларга, гомерләренә һәм сәламәтлекләренә турыдан-туры куркыныч янау очракларыннан тыш, яшәү (тору) урыннарын калдыру тыела.

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында кемнәргә искәрмә ясала

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнгән форма буенча эш бирүченең документы (белешмәсе) булганда, аларның эшләвен тәэмин итү өчен эш урынында булу критик яктан мөһим булган оешма һәм хакимият органнары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен искәрмә ясалды.

Кайсы очракларда үз-үзеңне изоляцияләү урынын калдырырга мөмкин

Башка гражданнарга яшәү (тору) урыннарын бары тик түбәндәге максатларда гына калдырырга рөхсәт ителә:

- ашыгыч (кичектергесез) медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү һәм тормышка һәм сәламәтлеккә турыдан-туры куркыныч янау очраклары;

- эшчәнлегенә чикләү билгеләнмәгән якындагы сәүдә объектына бару;

- яшәү (тору) урыныннан 100 метрдан артмаган арада йорт хайваннарын урамда йөртү;

- якындагы калдыкларны җыю урынына кадәр калдыклар чыгару.

Кайсы очракларда Татарстан буйлап хәрәкәт итәргә була

Әгәр гамәлдәге законнар нигезендә туктатылмаган эшчәнлекне гамәлгә ашыру белән бәйле булса, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнгән форма буенча эш бирүче документы (белешмәсе) нигезендә хәрәкәт итү рөхсәт ителә.

Бу объектларга хезмәт күрсәтүче оешмалар хезмәткәрләреннән башкаларга паркларга, урман паркларына керү һәм аларда булу тыела.

Йөк ташу һәм пассажирлар йөртү

Пассажирлар һәм багажны муниципальара ташу чикләнгән. Татарстан Республикасыннан йөкләрне җибәрү белән бәйле йөк ташу, шулай ук Татарстан чикләрендә йөк ташу җибәрүче оешма тарафыннан Министрлар Кабинеты билгеләгән форма буенча бирелгән белешмә булганда рөхсәт ителә.

Санап үтелгән чикләүләр ни дәрәҗәдә законлы

Билгеләнгән барлык тыюлар һәм чикләүләр эшләү стадиясендә Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән яраштырылды һәм законлы дип табылды. 1999 елның 30 мартындагы 52-ФЗ номерлы «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында»гы Федераль законның 1, 6 һәм 31 маддәләренә ярашлы төстә, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары барлык физик һәм юридик затлар, шулай ук милек формасына бәйсез рәвештә оешмалар тарафыннан тайпылышсыз үтәлергә тиешле чикләү чаралары кертергә хокуклы.

Санап үтелгән чикләүләрнең үтәлешен контрольдә тоту

Билгеләнгән тыюларны һәм чикләүләрне тикшерү санитар-эпидемиологик күзәтчелек һәм эчке эшләр органнары тарафыннан башкарылачак.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен җәза

Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозган өчен гаепле затлар РФ КоАП 6.3 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылачак.

Балигъ булмаганнар һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимы

Балигъ булмаганнарның хәрәкәт итүгә билгеләнгән тыюларны бозучы урамда һәм башка җәмәгать урыннарында булуы (ата-аналардан башка) ата-аналарны РФ КоАПның 5.35 маддәсе буенча (ата-аналар яки башка законлы вәкилләр тарафыннан балигъ булмаганнарны карап тору һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәү) административ җаваплылыкка тартылуына китерергә мөмкин.

Республика халкын шәхси аңлылык күрсәтергә һәм хакимият органнары тарафыннан кабул ителә торган чараларга тулы җаваплылык белән карарга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев