Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Җиңүчеләр атта йөриячәкләр

“Камская новь” газетасы сайтында “Төсле пасха” конкурсы беренче тапкыр старт алды. 20дән артык катнашучы искиткеч олы көн куличлары һәм буялган йомыркалар рәсемнәре белән уртаклашты.

Людмила Никифорова фотосы

Ольга Малышева өченче урын алды. Ул җибәргәгн мәрмәр йомыркалардан һәм розалардан ясалган оя дуслары һәм танышларына ошаган. Фотоэш үз хуҗабикәсенә Лаеш ат клубында “Атта йөрү”гә сертификат бүләк итте.

Безнең бәйгеләрдә бер генә катнашмаган Мәдинә Зәбирова икенче булды. Аның йомыркалардан матур күлмәкләр һәм эшләпәләр кигән гүзәл затлар рәвешендә ясалган үзенчәлекле кул эше социаль челтәрләрдә хуплау тапты. Хәзер Мәдинә әнисе белән атта йөриячәк.

-Кызыбыз өч яшьтән үк иярдә утыра, - диде кызның әнисе Алинә Зәбирова. – Тагын бер тапкыр бу горур хайванда йөрергә бик тә шатбыз.

Финал унлыгында Екатерина Тимофеева беренче урынга чыкты. Эремчектән әзерләнгән чын пасха булган бәйрәмчә бизәлгән пасха табыны бөтендөнья пәрәвезеннән файдаланучыларны битараф калдырмады. Ул төп приз – электр ит тарткычына ия булды.

Бүләкләрне конкурс иганәчесе – “Рассвет” ат клубы җитәкчесе Анна Юркевич тапшырды. Клубта 15 ат бар һәм ул Лаешта өченче ел эшли инде. Атта йөрү – ул сәламәт яшәү рәвеше булу белән бергә өлкәннәргә дә, балаларга да яхшы кәеф бүләк итә.

Лаеклы приз алу – бу чынбарлык. Конкурслар турында безнең мәкаләләрне укыгыз, фоторәсемнәр җибәрегез, катнашыгыз һәм җиңегез!

Реклама 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X