Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

«Игелекле тарихлар» пансионаты кечкенә юбилеен — ачылганнан соң өч ел тулуны билгеләп үтте

«Игелекле тарихлар» пансионаты Лаеш районында Дятлово авылында урнашкан.

Анда эшләүче Валентина Клюшина пансионатның кечкенә юбилеен — ачылуга өч ел тулуны билгеләп үтүләрен сөйләде.

— Пансионаттагы ихлас игелеклелек белән уртаклашасым килә. Анда яшәүчеләр өчен ял оештырабыз: төрле очрашулар оештырабыз, җырлыйбыз, биибез, рәсем ясыйбыз, шигырьләр өйрәнәбез. Төрле темаларга викториналар алып барабыз, әңгәмә корабыз, искә төшерәбез һ.б. Монда яшәүчеләрнең яше — 61 яшьтән алып 94 яшькә кадәр. Ирләр дә бар, хатын-кызлар да. Һәркемнең үз җае. Алар барысы да билгеле бер характерлы булган шәхесләр. Барысы белән дә уртак тел таптык. Пансионатта яшәүчеләр пөхтә, чиста. Аларны караучылар бик тырышлар, эшчән кешеләр. Территориядә чәчәкләрдән хуш ис аңкып тора. Түтәлләрне карыйлар, теплица бар. Бу Гаилә проекты: аны Алексей һәм Альбина Сергеевлар җитәкли.

Видеоны Валентина Клюшина тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев