Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Исерек килеш йөргән өчен иректән мәхрүм итү-бу чынбарлык.

​​​​​​​Лаеш районы суды исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү факты буенча Нармонка кешесен ике елга һәм бер айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Суд билгеләгәнчә, 28 яшьлек хөкем ителүче 2020 елның декабрендә автомобильдә исерек килеш йөргәндә медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен Лаеш районы җәмәгать суды аны гаепле дип тапкан. Айдар Рөстәм улы Хафизовны транспорт белән идарә итү хокукыннан бер ел да алты айга мәхрүм иткәннәр һәм 30000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза бирелгән.

Моннан тыш, узган елның май аенда хөкем ителүче ТР Лаеш районы суды тарафыннан хулиганлык ниятеннән чыгып, сәламәтлеккә уртача авырлык китергән өчен ике елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Әмма ир-ат үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамый, төзәлү юлына басмый һәм янә аңлы рәвештә 2021 елның маенда ул янә аек булмаган рәвештә "Джили Эмгранд" маркалы автомобиль руленә утыра һәм Нармонка авылына барганда полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла.

Лаеш районы прокуратурасы мәгълүматлары буенча, хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Элек хөкем ителмәгәнен исәпкә алып, суд аны ике елга ирегеннән мәхрүм итү һәм колония-поселениедә яшәү, шулай ук ике елда алты айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү рәвешендә җәза бирде.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев