Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

“Кама ягы” укучыларына Яңа ел бүләге

«Кама ягы»на языласыз - призлар уйнатуда катнашасыз.

2020 елның соңгы көннәрендә газетабыз редакциясе Кыш Бабай сыйфатында чыгыш ясады һәм укучыларына искиткеч бүләкләр тапшырды.

Безнең укучыларыбыз «Кама ягы»ның газетага язылу квитанцияләре буенча призлар уйнатуына күнекте инде. Соңгы шундый уен 2020 елның декабре азагында булды. Аның иганәчесе - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы Кама ягы газетасы редакциясе.

Призлар уйнатуда газетабызга 2021 елның беренче яртыеллыгына язылган һәм редакциягә квитанция сканын яки фотосын җибәргән һәркем катнаша ала иде. Уйнатуның барлык процессы видеога теркәлгән, шуңа күрә редакцияне объектив булмауда яки гаделсезлектә гаепләргә ярамый. Видеоны газетаның сайтында 30.12.2020 елдан «Культура» рубрикасында карарга мөмкин.

Микродулкынлы мич «Рябинка» балалар бакчасы тәрбиячесе Нурфия Закировага эләкте. Аның 44 ел педагогик стажы бар! Хезмәт ветераны һәм халык мәгарифе отличнигы күп кенә профессиональ бүләкләргә ия. Ә менә «Кама ягы»ннан призны беренче тапкыр ала.

3000 сумлык бюджет белән «Кама» кафесына походны «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина отты, ул «КЯ» белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ул даими рәвештә безгә яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары турында мәгълүмат бирә, шул исәптән ЮИДларның видеокотлауларын да.

Гөлшат Зәйнуллина сөйли:

-Бу минем генә җиңүем түгел. Без «КЯ»ны бүлеккә яздырдык, призлар уйнатуда катнашырга булдык. Шуңа күрә кафега бөтен бүлек белән барабыз! Кызганычка каршы, без бергә еш җыелмыйбыз - хезмәт. Ә монда сәбәп булачак. Шундый искиткеч бүләк өчен рәхмәт сезгә.

Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена түләүсез бару һәм район тарихы белән өстәмә рәвештә танышу һәм яңа экспозицияләрне карау мөмкинлеген Плутникова отты («Визит» кибетендә язылган). Кызганычка каршы, аның турында тулырак мәгълүматыбыз юк.

Акцияне оештыручы - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Кама ягы» газетасы редакциясе.

Реклама хокукында. 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев