Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Кино сөючеләр Лаеш районына җыелды

ТР иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы матбугат хезмәте фотосы

“Семрук” поселогы кинодекорацияләре янына Татарстанның 450 дән артык кинематограф яратучысы җыелды.

“Кинематограф Татарстана” шоукейс-конференциясе республиканың кино җәмгыятьләрен берләштерүче беренче зур чара булды.

Көн буе “Зөләйха күзләрен ача” сериалын төшерү өчен ясалган поселокта реклама роликлары, музыкаль клиплар, шулай ук кыска һәм тулы метражлы фильмнар күрсәтелде. Татарстан киноиндустриясе профессионаллары һәм һәвәскәрләр учак янында бәхәсләштеләр, диджейлар кунаклар өчен күп сәгатьлек сетлар уйнадылар, ә җирле осталар зур ярминкәдә кулдан эшләнгән әйберләр тәкъдим иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, “Семрук” территориясе Бөтенроссия кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында катнаша. Җиңгән очракта бүленгән акчалар аны төзекләндерүгә тотылачак. Оештыручылар сүзләре буенча, чара проект чишелешен урында тестлау мөмкинлеге биргән. Килүчеләр, проект чишелешләре һәм кадрлар белән танышкач “Семрук”ны төзекләндергәннән соң аны ничек күзаллаулары турында фикер алыштылар.

-Мондый вакыйгалар безгә җирле берләшмәләрнең теләкләрен билгеләргә ярдәм итә, аларны без эш барышында ачыклыйбыз, - дип үз фикере белән уртаклашты Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрне үстерү программалары кураторы Наилә Зиннәтуллина. – Без аларны кәгазьдә генә калдырмыйбыз, ә аларның ничек эшләүләрен күрәбез. Чараларда без һәрчак төзекләндерелгәннән соң мәйданчыкның нинди булачагы сценариен күрсәтергә тырышабыз. Без үзебезнең проект чишелешләренең тормышта нинди булачагын аңлыйбыз, төзәтүләр кертәбез.

Программаны “Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты” фонды һәм “Сreeptone media” продюсерлар компаниясе Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты белән берлектә оештырды. Бу Бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсына үтенеч әзерләү кысаларында Лаештагы икенче чара инде.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Бөтенроссия бәйгесендә алтынчы тапкыр катнаша. 2022 елда конкурста җиде шәһәр катнашачак: Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Лениногорск, Болгар, Алабуга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш муниципаль районы Кино сөючеләр Лаеш районына җыелды