Курантлар сукканда
Күптән урнашкан гадәт буенча яңа ел төнендә курантлар сукканда без теләкләр телибез. Ә моны ничек дөрес эшләргә?
- Курантлар сукканда күп теләкләр теләгез, әмма башта якыннарыгыз һәм туганнарыгызга сәламәтлек теләгез;
- “Табын әзер, барысы да бар, ел буе да шулай булсын”, дип әйтеп өстәлгә кашык белән сугыгыз;
- Киләсе ел керемле булсын өчен, яңа тәңкә алыгыз. Курантлар суга башлагач аны кулыгызда каты итеп кысыгыз, ә аннары акча янчыгына салыгыз. Ул сезнең талисманыгызга әйләнәчәк;
- Исегездә тотыгыз, яңа ел бүләкләре мистик көчкә ия. Мәсәлән, шәмнәр байлык һәм үсеш алып килә. Алтын төстәге предметлар – бәхет, ә бал - сәламәтлек;
- Курантлар сукканнан соң бер-ике минутка ишекне яки форточканы ачып торыгыз – өйгә уңыш һәм бәхет кертегез;
- Әгәр Яңа елны йоклап каршы алсагыз, куркыныч түгел: кайбер халыкларда бәйрәм вакытында йоклаган кеше киләсе елда язмышның яраткан кешесе булачак дип санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев