Лаеш көрәшчеләре Питрәчтән медальләр алып кайттылар
Питрәч авылының комплекслы спорт мәктәбендә Татарстанның атказанган спорт мастеры Чернов Михаил Николаевич призына көрәш буенча ачык турнир узды.
Келәмгә 2006-2007, 2008-2009, 2010-2011, 2012 елгы һәм аннан яшьрәк 60 тан артык көрәшче чыкты. Ярышларда Питрәч, Мамадыш, Балык Бистәсе, Теләче, Зеленодольск, Лаеш районнары һәм Казан спортчылары катнашты.
Ярышлар йомгаклары буенча районыбыз вәкилләре берничә медаль яуладылар. Мәсәлән, 90 кг авырлык категориясендә өченче урынны Даниил Харитонов алды (2008-2009 елларда туган). 50 кг авырлык категориясендә Айнур Вәлиуллин 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында өченче булды. Аның яшьтәше Мөхәммәт Зарипов 70 кг авырлык үлчәмендә бронза медаль яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев