Лаеш районы урманнарында патрульлек алып барыла
Лаеш урманчылыгы хезмәткәрләре Тетеево авылы янындагы урман массивында профилактик рейд үткәрделәр.
Җәй — урман янгыннары куркынычы арту вакыты. Шуңа күрә мондый рейдлар даими рәвештә үткәрелә. Урманчылык хезмәткәрләре ял итүчеләрне урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында кисәттеләр. Янгын куркынычы чоры җәй ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев