Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаеш районы волонтерлары МХО зонасына ике дрон җибәргән

«МХО га ярдәм» хәйрия фонды безнең сугышчыларга бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә.

Фонд җитәкчесе Марина Порфирьева хәбәр иткәнчә, разведчик сугышчылар «Үзләренекеләргә ярдәм» фондына квадрокоптерлар сатып алуны сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Дроннар аларга разведка чарасы һәм артиллерия корректировщиклары буларак кирәк. Якташларыбыз иң алгы кырыйда эшлиләр, һәм пилотсыз очкычлар күп кенә ситуацияләрдә җанлы көчне алыштыра, солдат һәм офицерларның гомерләрен саклап калырга ярдәм итә.

-Ике көн эчендә без тиешле сумманы җыйдык һәм көндезге эш өчен ике квадрокоптер сатып алдык, — ди Марина Владимировна. — Моннан тыш, егетләргә ярдәм йөзеннән хәйрия фонды волонтерлары талисманнар уйнатты. Өч Чебурашка уйнатылды һәм якын арада егетләр янына китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы волонтерлары МХО зонасына ике дрон җибәргән