Лаеш районында ТР эксперт җәмәгатьчелеге өчен белем бирү сменасы уза.
«Идел» яшьләр үзәгендә һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» бөтенроссия хәрәкәте экспертлары өчен белем бирү сменасы уза.
Матюшинога республиканың көллиятләре һәм техникумнары эксперт-укытучылары килде. Алар тренингларда актив катнашалар, үз тәҗрибәләре белән Татарстан Республикасының башка экспертлары белән уртаклашалар.
Белем бирү сменасы нәтиҗәле остазлык системасын булдыру максатыннан үткәрелә.
Мондый чаралар актуаль бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә һәм үз өлкәләрендә һөнәри стандартларны үстерүгә ярдәм итә алырлык компетентлы эксперт бергәлеген формалаштырырга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев