Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаеш районында «Урманны саклыйк» акциясе кысаларында яшь агачлар утыртачаклар

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында хәбәр ителгәнчә, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе 2024 елның 5 октябрендә узачак.



ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында хәбәр ителгәнчә, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе 2024 елның 5 октябрендә узачак.

Акцияне Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы һәм урман хуҗалыгы федераль агентлыгы ярдәмендә «Хәтер бакчасы» АКБО, «Экосистема» Бөтенроссия экология хәрәкәте белән берлектә оештыра.

Лаеш районында Вороновка һәм Пиголи авыллары янына гади нарат, европа чыршысы, себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һәм башка төр агач үсентеләре утыртылачак. Моннан тыш, акция Биектау районының «Каменка» шифаханәсе поселогы янында һәм Казанның Зур Дәрвишләр торак массивы янында узачак. 

Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр иткәнчә, волонтерлар 200 гектардан артык мәйданда бер миллион үсенте утыртачак. Акцияне үткәрү вакыты һәм урыннары турында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми порталында һәм акциянең рәсми сайтында сохранимлесрф. рф. белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында «Урманны саклыйк» акциясе кысаларында яшь агачлар утыртачаклар