Лаеш районының Кече Елга авыл җирлеген төзекләндерү дәвам итә
Җәй — торак пункт территорияләрен төзекләндерү эшләрен алып бару өчен иң уңайлы вакыт.
Кече Елга авылында актив халык ярдәме белән Мәктәп урамындагы юл чокырларын ремонтлау эшләре башкарылды. Авыл халкы һәм авыл җирлеге башкарма комитеты мондый хезмәтләре өчен рәхмәтле.
Моннан тыш, җирлек территориясендә үсемлекләрне чабу эшләре туктатылмый. Аларны кулдан да, техника кулланып та үткәрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев