Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаеш район прокуратурасы машина йөртүчене хөкем итүне таләп итә

Һәм бу таләп тулысынча аклана да: Казанда яшәүче гр.Д. исерек хәлдә руль артына утырган өчен бер җәзасы була торып тагын эчкән килеш машина руле артына утырган.

Элегрәк аны шактый кызмача хәлдә ДПС патруле туктаткан була инде. Ул чакта гр. Д. медицина тикшерүе үтүдән баш тарта. Әмма баш тарту җәзадан коткармый.

 

Транспорт чарасына исерек хәлдә идарә итүгә һәм медицина тикшерүеннән баш тартуга бер төрле җәза бирелә: ел ярымнан ике елга кадәр транспорт чарасына идарә итүдән мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә штраф.

 Исерү билгеләре күренгәндә бар машина йөртүче исереклек торышын тикшерүне үтәргә тиеш. Мондый билгеләр исемлеге законнарда ачык расланган:

-авыздан аракы исе килү;

-үз үзеңне нык тотмау;

-сөйләм бозылу;

-бит тиресе төсе үзгәрү.

2018 елның декабрендә 53 яшьлек машина йөртүче исерткеч эчемлек эчкәч яңадан руль артына утыра, әмма Лаеш районы ДПС экипажы аны туктата. Кагыйдә бозучыны тоткарлыйлар, аңа карата җинаять эше кузгатыла, ә прокуратура аек булмаган машина йөртүчегә карата гаепләү актын раслады.

-Гражданин Д. үз гаебен тулысынча таныды. Җинаять эше карап тикшерү өчен судка җибәрелде, - дип аңлатма бирә Лаеш район прокуроры урынбасары Денис Суглов.

Ә без: эчмә, эчсәң утырталар, дип кенә өсти алабыз. Дөресе шул бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев