Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаеш районы җитәкчесе Социалистик Хезмәт Героен котлады

Социалистик Хезмәт Герое Фидүс Әсхәдуллин Ватанны саклаучылар көне белән котлаулар кабул итте.

Лаеш шәһәренең һәм Лаеш районының мактаулы кешесен котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов, районның хәрби комиссары Александр Афанасьев, район Советы аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов килделәр.

Фидүс Фәиз улы 1941 елның 12 декабрендә Башкортстан АССРның Яңавыл районы Янтык авылында туа. Мәктәптән соң Мурманск өлкәсенең Гремиха шәһәрендә атом су асты көймәсендә хезмәт итә. 1960 елда Төньяк флотына армиягә алына. Хәрби хезмәт үткәндә, атом су асты көймәләрендә хезмәт итә. Демобилизациядән соң Мурманск шәһәренә китә, җиде ел Мурманск диңгез пароходчылыгының «Ленин» атом бозваткычында машинист булып эшли. Төньяк полюс районына «Арктика» атом бозваткычының эксперименталь рейсын әзерләүдә һәм гамәлгә ашырудагы казанышлары һәм шул вакытта күрсәткән батырлыгы өчен СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Фидүс Әсхәдуллинга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Илдус Зарипов, Мактау грамотасы, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырып, ветеранга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, күңел күтәренкелеге һәм озын гомер теләде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев