Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаеш районында 20 шахмат зонасы ачылды

Безнең районны тәкъдим итүче барлык дәрәҗәдәге депутатлар ярдәме белән районыбызның 20 мәгариф учреждениесендә шахмат зоналары ачылды. Бу чара бер үк вакытта барлык мәктәпләрдә дә видеоконференция режимында узды.

100% мәктәпләр хәзер өстәлләр, урындыклар, шахматлар һәм махсус сәгатьләр белән җиһазланган. Бу «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге комиссиясе инициативасы белән оештырылган махсус проект ярдәмендә мөмкин булды.

Вакыйганың рәсми өлеше Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашында Усады прогимназиясендә узды.

Исегезгә төшерәбез, 29 гыйнварда Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2нче урта мәктәбе шахмат зоналары булдыру инициативасын гамәлгә ашыру өчен старт мәйданчыгы булды.

Татьяна Ларионова үз чыгышында лаешлыларга «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге инициативасын гамәлгә ашыруда оперативлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Район башлыгы Илдус Зарипов шахмат зонасы иҗади һәм интеллектуаль сәләтле җиңүчеләр тәрбияләргә ярдәм итәчәгенә ышана. Ул укучыларга укуда ярдәм итәчәк.

ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, районда мәктәп укучылары арасында приз фонды булган олимпиада оештырылачак.

- Минемчә, барлык районнар да аңа кушылыр, - дип өмет белдерде Роман Шәйхетдинов.

Ә аннары чараның урында да һәм читтән торып та үткәреләчәген аныклады.

Белешмә өчен

- Лаеш районында уку йортларын шахмат зоналары белән җиһазлау проекты агымдагы елның 29 гыйнварында Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2нче урта мәктәбендә старт алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев