Лаеш үзәк район хастаханәсендә Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы СПИД белән көрәш буенча ведомствоара комиссиясе утырышы узды.
Комиссия секретаре - Лаеш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Елена Коробова район Башкарма комитеты, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, районара Гигиена һәм эпидемиология үзәге, Мәгариф идарәсе һәм полиция вәкилләре каршында Лаеш районында ВИЧ-инфекция һәм СПИД белән авырулар буенча хәлнең торышы турында сөйләде.
2021 елның 1 гыйнварына ВИЧ-инфекция диагнозы белән 79 кеше диспансер исәбендә
тора, шул исәптән 2 бала.
Хәбәр итүләренчә, теркәлгәннәрнең 67,9%ы ир-атлар һәм 32,1%ы хатын-кызлар. ВИЧ-
инфекция белән авыручылар саны күбрәк 40-50 яшьләрдә билгеләнә.
2021 елның узган чорында ВИЧ-инфекцияне теркәүнең яңа очраклары булмаган.
Нет комментариев