Лаешның “Кышкы фантазияләре”
Лаеш шәһәре башкарма комитеты яңа елга биналарны, торак йортларны иң яхшы бизәүгә, шулай ук кардан яки боздан иң яхшы скульптураларга конкурс үткәрә. Быел ул ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган.
Конкурста катнашучылар – барлык төр милектәге оешмалар һәм предприятиеләр, шәһәр кешеләре. Жюри биналарның, йорт хуҗалыкларының һәм аларга караучы территорияләрнең яктылык белән бизәлешен бәяләячәк. Лаешлыларның иң яхшы скульптур әсәрләрен билгеләячәк. Йомгаклар шәһәр чыршысын ачканда, 23 декабрьдә игълан ителәчәк. Бүләкләү дә шунда ук булачак.
Конкурсны оештыручы – Лаеш шәһәре башкарма комитеты.
Конкурс турында кагыйдәләрне газета сайтыннан “Мәдәният” рубрикасыннан укыгыз.
Реклама хокукында 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев