Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаешта туристлар өчен кунакханәләр һәм парковкалар барлыкка киләчәк

Кама диңгезе яр буенда үзгәрешләр булачак.

Киләсе елда Лаеш районы хакимияте туристик инфраструктураны яңартырга планлаштыра. Аерым алганда, «Кама диңгезе» пляжында ял итүчеләр өчен парковкалар проблемасы хәл ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов сөйләде.

"Кешеләр килә, машина куя, урнаша, ял итә һәм тыныч кына китә алсын өчен, төзекләндерелгән кунакханәләр төзергә, ә янәшәдә парковкалар ясарга кирәк. Әгәр без мондый масштаблар турында мәсьәләне куябыз икән, йөзләрчә миллион сум акча кирәк", - диде ул.

Зарипов потенциаль инвесторларны атамады, бу республиканың эре предприятиеләре, дип кенә билгеләп үтте. Алга таба концепция эшләнәчәк, конкурс процедурасы үткәреләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев