Лаешлыларны туфрактагы туңулар турында кисәтәләр
2024 елның 7 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта −2 градуска кадәр туңу көтелә.
Һава торышы фаразы буенча, 2024 елның 7 маенда болытлы һава торышы көтелә, төнлә аяз. Төнлә башлыча явым-төшемсез. Көндез яңгыр, иртән урыны белән юеш кар. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка күчү белән, тизлеге 5 −10 м/с, иртән һәм көндез 14 м/с кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы 0 +2 градус, һавада һәм туфракта урыны белән −2 градуска кадәр салкын. Көндез һаваның максималь температурасы +9 +11 градус.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев