Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаешның тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы Актаныштан кунаклар кабул итте

Балалар өчен спартакиада уздырдылар, ә өлкәннәр шәһәребезнең истәлекле урыннары белән таныштылар.


Спонсорлар — шәхси эшмәкәрләр-тәрбиягә алган гаиләләр өчен бүләкләр, призлар һәм спорт чаралары үткәрү өчен инвентарь сатып алдылар.

Балалар өчен Спартакиада үткәрделәр. Ике команда шаяртып кына ярышмады. Балалар дөньяның барлык континентларында «булдылар», «туннельләр һәм океаннар аша йөзделәр». Нәтиҗәдә ике команданың дуслыгы җиңде.

Кунаклар зур кызыксыну белән Кама ярына төштеләр һәм Лаешның истәлекле урыннары — Ак таулар, «Семрук» шәһәрчеге һәм Кама диңгезе белән таныштылар. Балалар уйнаганда һәм аралашканда, чәй эчкәндә һәм тәмле пироглар ашаганда, ата-аналар үзләре турында җылы сөйләштеләр.

Балалар хирургы Валерий Никифоров ата-аналар белән аларны борчыган мәсьәләләр буенча консультацияләр үткәрде һәм балаларны карады. 

Актанышлылар Лаеш клубы әгъзаларын кунакка чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаешның тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы Актаныштан кунаклар кабул итте