Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лавр яфрагының гадәти булмаган үзлекләре

Лавр яфрагы тәмләткеч буларак күптәннән кулланыла. Әмма бу аның бердәнбер файдалы үзлеге түгел.

Лавр һава сафландыргычларның лаеклы көндәше булырга мөмкин.

Әгәр сезнең өйдә начар ис, тынчулык сизелә икән, һаваны сафландырырга лавр яфрагы ярдәм итәчәк.

Лавр яфракларының сафландыргыч һәм дәвалау үзлеге инде Борынгы Грециядә үк билгеле була. Лавр яфракларын киптерәләр, ә аннары яндыралар. Бина хуш исле төтен белән тула. Өстәвенә, сафлык хисе дә кала.

Бу лавр яфрагында камфора, терпена, органик кислоталар булу белән аңлатыла.

Лавр яфрагының файдалы үзлекләре:

- Фатирда тәмсез исләрне бетерә;

- Аның төтене үз гамәле буенча җиңел анальгетикны хәтерләтә;

- Үпкәләргә уңай йогынты ясый, какырык чыгарырга булыша;

- Хуш ис чыгару тәэсиренә ия;

- Нерв системасын тынычландыра;

-Тынычланырга булыша, йокысызлык, психологик стресс вакытында уңай йогынты ясый. Тыныч һәм рәхәт халәт булдыра;

- Организмның энергетик үзәкләрен стимуллаштыра;

- Лавр яфрагы төтененең исе озынборыннарны һәм тараканнарны куркыта.

Биналарны ничек дөрес итеп эшкәртергә

- Ике-өч коры лавр яфрагын яндырыгыз. Әгәр эшкәртелүче мәйдан зур икән, күбрәк яфрак алыгыз. Яфракларны утка чыдам савытка салыгыз, яндырыгыз һәм 10-15 минут калдырыгыз.

- Бу савыт белән йорт буйлап акрын гына йөрергә дә мөмкин.

МӨҺИМ:

Кешеләрнең шәхси үзенчәлекләре булырга мөмкин, моны лавр яфрагын кулланганда исәпкә алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев