Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Һәм автомобильне штраф тукталышка алып киттеләр

Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре матур чит ил машинасын штраф тукталышка куйдылар. Аның егерме ике яшьлек хуҗасы үз автомобиле пыялаларын караңгыландыруны арттырып җибәргән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре яшь кешене артык караңгы тонировка закон бозу булуы турында берничә тапкыр кисәткәннәр – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф биргәннәр. Әмма машина йөртүче бу кисәтүләрне игътибарга алмаган. Шул чакта соңгы чараны күрергә булалар: эвакуатор чакыралар һәм Ноndaны штраф тукталышка озаталар. Исегезгә төшерәбез, җиңел машинаны тулысынча тонировкалау тыела. Арткы пыяланы һәм арттагы ян як пыялаларны гына тулысынча караңгыландырырга була. Шулай ук алдагы пыяланың югары өлешенә киңлеге 140 мм дан артык булмаган кара полоса куярга мөмкин.

-Алгы һәм алгы ян як пыялалар яктылыкны 70%тан ким үткәрмәскә тиешләр, - дип аңлатма бирә Лаеш ЮХИДИ бүлеге начальнигы Альберт Борһанов. – Кагыйдәләр буш урында гына кабул ителмиләр. Тәүлекнең караңгы вакытында куе тонировка җәяүлене вакытында күрергә комачаулый. Мондый очракта тонировка хәлне катлауландыра гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы