Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Миграция өлкәсендә дәүләт хезмәтләре

РФ федераль миграция хезмәте идарәсенең ТР Лаеш районы бүлегендә электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре алу мөмкинлеге турында сөйләделәр.

-Лаеш районы территориясендә миграция вәзгыяте турында сөйләгез әле.

-Миграция исәбенә куелган чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар саны 9,3%ка артты (859дан 939га). Район территориясендә булган мигрантларның төп өлешен БДБ илләреннән килүчеләр тәшкил итә. Районда җәлеп ителгән чит илләр эшче көче җирле хезмәт базарына сизелерлек тәэсир итми. Чит ил кешеләренең күбесе квалификация таләп ителмәгән авыр шартларда эшлиләр, җирле халыкның моңа исе китми.

-“Кама ягы” укучыларын менә нәрсә кызыксындыра: миграция бүлегендә нинди дәүләт хезмәтләре алып була?

-РФ Президентының 2012 ел 7 майдагы “Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында”гы №601 указын гамәлгә ашыру кысаларында гражданнарга интернет челтәрен файдаланып дәүләт хезмәтләре алу мөмкинлеге бирелә. Миграция өлкәсендә дәүләт хезмәтләреннән файдаланучылар күп. Электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре алу өчен https://www.gosuslugi.ru порталында теркәлергә кирәк. Россия Федерациясе гражданы паспорты алу яки алыштыруга, яшәү һәм килү урыны буенча теркәлүгә гаризаны электрон рәвештә тапшырырга була.

-Сез әйтеп үткән порталдан файдаланып электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре алуның өстенлеге нәрсәдә?

-Гаризаны тәүлекнең теләсә нинди вакытында, ял һәм бәйрәм көннәрендә Интернеты булган компьютердан өйдән яки эш урыныннан чыкмыйча тапшырырга була. Гариза дөрес булганда белгечләр киңәше электрон рәвештә ясала. Кагыйдә буларак, миграция мәсьәләләре бүлегенә бер мәртәбә килү тәэмин ителә. Шәхси кабинетта үз гаризаңны карау барышын күзәтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы миграция лаешта реклама дәүләт хезмәтләре

2
X