Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Сабантуй белән!

Сезне искиткеч халык бәйрәме Сабантуй белән котлыйм!

Хөрмәтле лаешлылар, авылларда яшәүчеләр һәм район кунаклары!

Сезне искиткеч халык бәйрәме Сабантуй белән котлыйм!

Ул язгы кыр эшләре төгәлләнгәч үткәрелә. Без җир-анага һәм ару-талу белмәс авыл хезмәтчәннәренә хөрмәтләребезне җиткерәбез, булачак уңыш һәм район муллыгы алардан тора бит.

Сабантуй безне туган чыганакларга һәм милли гореф-гадәтләргә кайтара, буыннар арасындагы рухи элемтәне тәэмин итә. Ул дуслык символы, үзәкләргә үтә торган моңнары, дәртле биюләре булган, спорт ярышларын чагылдырган халыкның рухи дөньясы чагылышы да. Без кыю батырларны данлыйбыз һәм ат чабышларында җиңүчеләр җитезлегенә сокланыбыз, бәйрәм мәйданында төрле яшьтәге, төрле милләт һәм төрле дин тотучыларны берләштергән кабатланмас халык мәдәнияте байлыгын күрәбез.

Сезгә Сабантуй бәйрәмендә бәхет, сәламәтлек, барлык эшләрегездә уңышлар, иминлек һәм гаиләләрегезгә татулык телим! Сезнең йортларда һәрчак иминлек һәм муллык, татулык хөкем сөрүен телим!

Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга сәламәтлек, уңышлар юлдаш булсын!

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П.Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев