Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Счетчикны ничек алыштырырга һәм ничек штраф алмаска

Лаеш һәм күрше районнарда билгесез затларның шактый зур суммада энергетиклар рәвешендә электр энергиясе исәпләгечләрен өйдән баганага күчерүне тәкъдим итү очраклары ешайды. Моның ни күләмдә законлы булуы турында газета укучыларга “Челтәр компания” ЧҖҖ “Идел буе электр челтәрләре” филиалының Лаеш электр челтәре начальнигының хезмәтләр сату буенча урынбасары Аяз Галиев сөйли.

Аяз Эдуардович сүзләре буенча, базарда мондый хезмәтләр күрсәтүчеләр шактый. Алар яшәүчеләрне исәпләгечләрне алыштырырга үгетлиләр, еш кына дәүләт тикшерү срогы чыкканчы, аларны өйдән урам баганасына чыгарырга киңәш итәләр.

-ЛЭП баганаларына урнаштырылган исәп приборлары – бу янгын иминлеге һәм электр энергиясен куллануга контрольлек итү өчен уңай, - дип сөйли Аяз Галиев. – Еш кына үзләрен “Челтәр компания”хезмәткәрләре дип атаган эшкуарлар менә шуңа басым ясыйлар да инде. Аларның сүзләренә пенсионерлар һәм кешегә ышанучылар ышанып та куя. Әмма гражданнар кайбер нечкәлекләрне белергә тиешләр.

Электр белән тәэмин итү килешүенә ярашлы төстә кулланучылар исәп приборының бөтенлеге һәм сакланышы, куелган пломбалар һәм счетчикларны тикшерү сроклары өчен җаваплылар. Аны алыштырганда яки күчергәндә граждан “Челтәр компания”гә яки “Татэнергосбыт”ка пломбаны өзүе турында хәбәр салырга, ә соңыннан пломбалауга гариза бирергә тиеш. Әмма мондый фирмалар бу регламентны бозалар. Кулланучыларга бу штраф белән яный.

РФ Хөкүмәтенең 2011 ел 6 май №354 “Милекчеләргә һәм күп квартирлы йортлар биналарыннан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында”гы карарына ярашлы төстә кулланучылар электр счетчигы сафтан чыкканда тиз арада бу хакта челтәр оешмага шалтыратырга тиешләр, электр исәпләгечне тикшерү һәм алыштыру кирәк булганда да алдан хәбәр итү сорала. Исәп приборында энергия белән тәэмин итүче оешма контроль пломбасы булмаганда бу прибор эшенә катнашу дип бәяләнә һәм электр куллану суммасы яңадан исәпләнә.

-Әгәр контроль йөреп чыгу барышында исәп приборларында пломба яки визуаль контроль билгеләре бозылу факты ачыкланса, исәпсез куллануга акт төзелә, - дип аңлата Аяз Эдуардович. – Мондый очракта, кулланучы өч ай өчен норматив түләү суммасын ун тапкыр арттырып түли.

Мондый эшлеклеләр тиз ачыклана, чөнки күрше-тирәләрендә яшәүчеләр тарафыннан әз генә шикләнү булганда, алар яшеренәләр. Аларны җаваплылыкка җәлеп итү җиңел түгел.

-Бу мондый компанияләр вәкилләрен полиция хезмәткәрләре тоткарлаганда гына мөмкин була, - дип ачыклык кертә Аяз Галиев. - Әгәр алар үзләрен электр челтәрләре хезмәткәрләре дип таныштырсалар аларны алдакчылар дип җәлеп итәргә була, әмма моны эшләү катлаулы. Аларның ышанучан гражданнарның өметләрен акламауларын исбатлау тагын да катлаулырак. Иң яхшысы уяу булу һәм шикле шәхесләр сүзләренә ышанмау. “Челтәр компания” ААҖ хезмәткәрләренең һәрчак үзләре белән “Идел буе электр челтәрләре” филиалы печате куелган таныклыклары була. Шулай ук сезгә имза куярга тәкъдим иткән килешүне игътибар белән өйрәнегез: анда мондый эшкә сез риза дип язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев