Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Сигаретлар маркировкасы үзгәрә

Март башыннан сигарет пачкаларындагы кәгазь маркалар электронга алыштырылырга тиеш.

Илебездә электрон маркировкалар кертү буенча эксперимент елга якын дәвам итә инде. Проектны Минпромторг эшләгән. Сынау режимында ул 2018 елның гыйнварыннан гамәлдә. Мәҗбүри маркировкалау турында закон 2018 елның июлендә кабул ителә. Аның белән хокукый мәгълүматлар порталында танышырга була.

-Тәмәке продукциясен чиплау өчен җитештерүчеләр һәм импортерлар җаваплы, - дип аңлатып үтте прокурор ярдәмчесе Марат Шәрәфетдинов. – Кәгазь маркировка урынына электронны файдалану ялган сигаретлар санын киметер дип көтелә. Моннан тыш инициатива авторлары бу “соры” уенчыларны күләгәдән чыгарыр һәм шулай итеп бюджет керемен арттырыр дип өметләнәләр.

Әмма яңалык җитештерү процессын катлауландырыр һәм тәмәке продуктларын кыйммәтләнүгә һәм базарда башка үзгәрешләргә китерер, дигән шикләнүләр дә бар. Чөнки компанияләргә өстәмә чыгымнар тотарга кирәк булачак – яңа җиһазлар таләп ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев