Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Студентларны эчке эшләр органнары эше белән таныштырдылар

Ел саен үткәрелә торган гомумроссия “Студентлар десанты” акциясе кысаларында Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары өчен полиция бүлегендә экскурсия оештырылды.

Тәртип сагында торучылар егетләргә һәм кызларга сугышчан корал күрсәттеләр, шулай ук һәр бүлекчә эшенең мөһимлеген аңлаттылар.

Лаеш районы эчке эшләр бүлеге начальнигының личный состав белән эшләү буенча ярдәмчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы эчке хезмәт өлкән лейтенанты Марат Насыйбуллин укучыларга полициягә хезмәткә керү, Россия ЭЭМы юридик институтларына, Россия ЭЭМның Алабуга суворов училищесына укырга керү кагыйдәләре һәм таләпләре белән таныштырды. Марат Мөнирович студентларга эчке эшләр бүлекләре хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзаларына каралган социаль гарантияләр, компенсацияләр һәм социаль ярдәм чаралары хакында да бәян итте.

Студентлар белән бүлек начальнигы урынбасары – тикшерү бүлеге начальнигы юстиция подполковнигы Елена Халитова, полиция начальнигының оператив эш буенча буенча урынбасары полиция майоры Андрей Филимоненко, полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлек начальнигы полиция майоры Марсель Булатов, ЮХИДИ начальнигы полиция майоры Альберт Борһанов әңгәмә үткәрде. Алар үз бүлекчәләре эшчәнлеге һәм эш үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Техникумда укучылар күп кенә файдалы мәгълүмат алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев