Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Татарстан кырларына яңа елда ясалган беренче фитомониторинг көзге культураларның, күп дигәндә, 10 % һәлак булуын күрсәтте

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалында республикада 2022 елның 13 гыйнварына көзге бөртекле культураларның торышы турында мәгълүмат бирделәр.

Агымдагы елда «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре 9,3 мең га мәйданда көзге культуралар чәчүлекләрен аралап тикшерделәр һәм кырларның гомуми торышын билгеләделәр.

Фитомониторинг йомгаклары буенча хисапта билгеләп үтелгәнчә, гыйнварның беренче декадасында көчле явым-төшемнәр фонында тотрыксыз   температура режимы сакланды.

 Уртача тәүлеклек һава температурасы -1...-4°С градустан алып -22...-27°С градуска кадәр җитте һәм +1...-2°С градуска кадәр күтәрелгән көннәр булды (Кама аръягының күпчелек районнарында бер-ике көнгә кадәр җылы  торды), иң салкын  көннәрдә  -25...-31°С   градуска  кадәр төште,     Чүпрәле районында    -20 °С градустан  түбәнрәк  булды.

Гомумән алганда,  гыйнварның беренче  ун  көнендә   уртача  һава температурасы   -10...-12°С тәшкил итте, бу климатик нормадан 1-3°С градуска    югарырак. Соңгы 35 елда   температура режимы буенча шундый  ук  хәл  2019 һәм 1991 еллар  гыйнварының   беренче декадасында  булган  иде. 

Тәүлек эчендә 1 мм  һәм аннан күбрәк кар төшү  3-6 көн буена  күзәтелде. Гомумән ун көн  эчендә кар яву  нормадан  130-290%ка кадәр җитте, Бөгелмә районында   90% тәшкил итте.

Күп  кар яву  нәтиҗәсендә кар катламының уртача биеклеге 5-15 см-га артты  һәм декаданың соңгы көнендә Идел алды районнарының күпчелегендә ул 15 см чамасы булды, Кама аръягының күпчелек районнарында – 20 - 25 см, Кама алды районнарында  30 см-дан  40 см-га кадәр булган  урыннар  бар.   

 Туфракның туңу тирәнлеге   5-15 см-га  артты һәм 10 гыйнварга ул 30-80 см тәшкил итте.

2022 ел уңышы өчен чәчелгән көзге культураларны тикшерү нәтиҗәләреннән  күренгәнчә,  Кама алды  районнарында үсемлекләрнең һәлак булуы 1 %тан  10 %ка кадәр тәшкил итә. Көзге культураларның максималь 10% дәрәҗәдә һәлак булуы   Питрәч районында «Агролак-К» ҖЧҖендә теркәлде, бу    100 га көзге  бодай  кырындагы  күрсәткеч.  

 Көнбатыш Кама аръягы хуҗалыкларында тикшерелгән чәчүлекләрдә үсемлекләрнең һәлак булуы 1,4%тан 5%ка кадәр тәшкил итә, Көньяк-Көнчыгыш Кама аръягында – 2,2%тан 7%ка кадәр, Көнчыгыш Кама аръягында  – 1,6 %тан  5,7% ка кадәр, Идел алдында – 2,3 %тан 5,4%ка кадәр.

“Хәзерге вакытта көзге культуралар чәчүлекләре яхшы хәлдә, шикәр күләме  норма чикләрендә, сирәкләнгән урыннар  табигый  сирәкләнеш  чикләрендә, ягъни 10%тан да артык түгел”, - дип аңлатты «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы  җитәкчесе урынбасары Любовь Занина.

 Көзге культураларның куаклану төене яткан тирәнлектәге туфрак температурасы -0,1°С градустан алып -9,1°С градуска  кадәр тәшкил итә.  Кар катламы 5-52 см биеклектә (норма 13-30 см).

«Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан  Республикасы   филиалында билгеләп үтелгәнчә, кырлардагы югары кар катламы көзге культуралар чәчүлекләрен гыйнварның беренче декадасындагы аерым көннәрдә торган түбән һава температурасы тәэсиреннән саклап калган. Татарстан территориясендәге метеостанцияләр һәм постлар күзәтүләреннән  күренгәнчә, уҗымнарның куаклану төене яткан тирәнлектәге туфракның минималь температурасы -3...-9°С градустан  түбәнрәк төшмәгән. “Куаклану төене яткан тирәнлектә көзге бодай -16°С градуска кадәр чыдый,  көзге тритикале -17°С градуска кадәр, көзге арыш -18°С градуска кадәр”, - дип аңлатты Любовь Занина.

 «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан  Республикасы филиалы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X