Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Татарстан МФЦларына теркәлү өчен мөрәҗәгать итүчеләр 52%ка арткан

Татарстанлылар яшәү урыны буенча РФ гражданнары буларак теркәлү өчен күп функцияле үзәкләргә ешрак мөрәҗәгать итә бшлаганнар.

Быелның беренче биш аенда мондый мөрәҗәгатьләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 52 %ка арткан. Әгәр 2018 елның шул ук чорында теркәлү өчен 46 мең кеше мөрәҗәгать итсә, 2019 елда – 70 меңнән артык. Соңгы ике ел ярымда МФЦның бу хезмәтеннән өч йөз меңгә якын кеше файдаланган.

Бу эшне каршылыкларсыз эшләү өчен  мөрәҗәгать иткәндә законда күздә тотылган таләпләрне үтәү кирәк. Беренчедән, яңа яшәү урынында җиде көн эчендә теркәлү зарур.

Граждан үзенең шәхси квартирына күчкән очракта, “Мои документы” офисларына килгәч паспортны күрсәтү (баланы яшәү урыны буенча теркәгәндә – туу турындагы таныклык) һәм квартирга милек хокукын раслау таләп ителә. Әгәр ул үз квартирында теркәлмәсә, паспорт, монда теркәлүгә хокук бирүче документ, мәсәлән, наем (аренда) килешүе  булу һәм үз ризалыкларын язма төстә раслау өчен бу квартирдагы балигъ яшьтәге барлык милекчеләре килүне тәэмин итү сорала.

Яңа яшәү урыны буенча теркәлү хезмәте ТР ЭЭМның үзара эшчәнлеге килешүе нигезендә сигез эш көне эчендә күрсәтелә. Эш тәмамлангач паспортка тиешле штамп куела. Әгәр мөрәҗәгать итүченең 14 яше тулмаганда яшәү урыны буенча теркәлү турында Таныклык бирелә. ТР МФЦда хезмәт күрсәткән өчен түләү алынмый.

-Шуны искәртәсе килә, туган хәлләргә бәйле төстә гражданга мәгълүматлар базасына үзе турында кирәкле мәгълүматлар кертү өчен тиешле органнарга мөрәҗәгать итү кирәк. Мәсәлән, әгәр пенсионер пенсиясенең яңа адрес буенча килүен теләсә, Пенсия фонды идарәсенә, хәрби бурычлылар – хәрби комиссариатка. Башка очракларда – сәламәтлек саклау органнарына, ЮХИДИ һәм алга таба, - дип билгеләп үтте ТР МФЦның методология бүлеге начальнигы Руслан Нигъмәтуллин.

Татарстанлылар “Мои документы” офисларыннан кала паспорт өстәлендә дә теркәлә алалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X