Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Цифрлы ТВ килүгә ике ай калды

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 14 октябреннән Татарстанда цифрлы эфир тапшырулары тулы масштабта эшли башлаячак. Шул ук вакытта аналог ТВ дәүләт челтәре туктатыла. Кайбер гаилә категорияләре өчен цифрлы телетапшырулар сигналларын кабул итүгә кирәкле телевизион приставка һәм антенна алуга чыгымнарны компенсацияләү күздә тотыла.

Министрлар Кабинеты карарында күрсәтелгәнчә, компенсация цифрлы телевизион приставка яки телевизион антенна бәясенең фактик күләме кадәр, әмма һәр төр җиһаз буенча 1000 сумнан артык түгел.

 

Компенсация алуга хокук түбәндәге гражданнар категориясенә бирелә:

-җан башына керем уртача яшәү минимумыннан түбән һәм балага ай саен пособие алган күп балалы гаиләләр;

-җан башына керем яшәү минимумыннан түбән һәм шул ук вакытта инвалид балалары булган балага ай саен пособие алган гаиләләр;

-ялгыз яшәүче пенсионерлар (пенсионерлардан торган гаиләләр), керемнәре җан башына 20000 сумнан артмаган 70 яше тулган һәм өлкәнрәкләр;

-җан башына керемнәре 20000 сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр).

Компенсация алу өчен 2019 елның 1 декабреннән соңга калмыйча яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм үзәгенә (компенсация түләүләре) түбәндәге документлар белән мөрәҗәгать итәргә:

-йорт хуҗалыгының һәр әгъзасының компенсация билгеләү турындагы гариза тапшырганга кадәр өч айга керемнәрен раслаучы документлар;

-цифрлы телетапшырулар сигналы кабул итүгә телевизион приставка һәм (яки) телевизион антенна сатып алуны раслаган документлар.

Шул ук вакытта балага ай саен пособие алган балалы гаиләләр керемнәр турында документлар тапшырудан азат ителәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев