Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде
Татарстан Рәисенең бүләкләнүе турында хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында хәбәр ителә.
РФ Президенты имзалаган Указда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов «Социаль-икътисади бурычларны хәл итүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде диелә.
Белешмә өчен:
Орден Россия дәүләтчелеген ныгыту өлкәсендәге күренекле казанышлар, Россия үсешенә керткән өлеш, фәнни тикшеренүләр, мәдәният һәм сәнгатьне үстерү, спорттагы казанышлар, халыклар арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлеш һәм башка казанышлар өчен бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев