Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Яңа ФОТОконкурс старт алды

«Камская новь» газетасы сайтында «Яраткан йорт хайваннары-2020» (“Забавные домашние животные-2020») интернет-конкурсына фотографияләр кабул итү башланды.

Кече туганнарбызның кызыклы фоторәсемнәрен электрон адрес буенча көтәбез: novayakama@yandex.ru. Сез шулай ук фотоны «ВКонтакте» социаль челтәренә «Кама ягы» төркеменә җибәрә аласыз: https://vk.com/kamsknov, яки фотоларны конкурсны оештыручы - «Камская новь» газетасы редакциясенә түбәндәге адрес буенча тапшырырга кирәк: 422610, ТР, Лаеш шәһәре, Мария Ульянова урамы, 56 йорт (2 нче офис).

Конкурсның иганәчесе: "Камский-Корфу" ЧҖҖ - Лаешта һәм «Радуга» поселогында (Каипы) җир участокларын арадашчылардан башка сату. Агач йортлар төзеп бетереп бирү. (Реклама 6+)

Фотосурәтләр һәм коллажлар 2020 елның 22 июненә кадәр кабул ителә. Төп приз шөреп боргыч (шуруповерт). Шартлар һәм башка призлар турында күбрәк http://laishevskyi.ru сайтында «ФОТОконкурс» рубрикасында белергә мөмкин.

Фотолар җибәрегез, катнашучы булыгыз, тавыш бирегез һәм җиңегез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев