Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Заманча һәм уңайлы торак төзелә

 “Лаеш төене”нә керүче «Ел фасыллары» торак комплексының икенче чираты төзелешенә старт бирелде

Төзелешне башлап җибәрү тантанасында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев, «Суварстроит» төзелеш компаниясе генераль директоры Руслан Нурмөхәммәтов һәм «ДОМ.РФ» банкының ТРда корпоратив сәүдә җитәкчесе Ирина Яшина катнашты.

«Суварстроит» матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, проект буенча 495 квартирга исәпләнгән биш катлы дүрт йорт төзү планлаштырыла. Проектны тормышка ашыру тәмамланганнан соң биредә 1836 кеше яшәячәк.

-Яңа йортлар җир асты паркингы һәм ял итү зонасына ия булачак, - дип билгеләп үтте «Суварстроит»ның коммерция директоры Эльвира Галәветдинова. - Биредә яшәүчеләр өчен ачык террасалар, лифтлар һәм панорамалы тәрәзәләр каралачак.

Руслан Нурмөхәммәтов Усады авылы янында төзелүче объектның якын-тирә территориясен төзекләндерү турында билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, ишегалды территориясендә җәяү йөрү зоналары, велоюллар, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнашачак. Планировка проектында 150 урынга исәпләнгән бер балалар бакчасын проектлау һәм төзү каралган.

- Территорияләрне комплекслы үстерү проектлары мөһим, - дип искәртте Илшат Гыймаев. – Еш кына кешеләр квартир гына түгел, ә шәһәр торагының уңайлылыгы табигатькә якын булган тулы бер яшәү мохите сатып алырга тели. Мондый проектлар республикада торак тапшыру буенча кирәкле күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Гомумән алганда, "Лаеш төене" районында 1440 урынга 9 балалар бакчасы һәм 4 меңгә якын укучыга 3 мәктәп төзелеше планлаштырылган.

Фото: https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=строительство%20домов%20в%20усадах&pos=9&img_url=https%3A%2F%2Fnews.nashbryansk.ru%2Fv2%2Fuploads%2Fnews%2Ffiles%2F1(259).jpg&rpt=simage

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев