Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Үзгәрешләр кече бизнеска кагылачак

Гамәлдә булмаган шәхси эшмәкәрләрне реестрдан төшереп калдырачаклар.

Шәхси эшмәкәр сыйфатында кабат өч елдан соң гына теркәлергә мөмкин булачак.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе хәбәр итә, 2020 елның 1 сентябреннән "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2019 елның 12 ноябрендәге 377-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керде, алар салым органнарына гамәлдә булмаган индивидуаль эшмәкәрләрне (алга таба - ИП) шәхси эшмәкәрләрнең бердәм дәүләт реестрыннан (алга таба - ЕГРИП) төшереп калдырырга мөмкинлек бирә.

Сүз 15 айдан артык салым отчеты тапшырмаган, яки патент гамәлдән чыккан көннән 15 ай үткән һәм шул ук вакытта салымнар буенча бурычлары түләнмәгән эшмәкәрләр турында бара.

ИПны турында салым органы карары «Вестник государственной регистрации» журналында эшмәкәрне ЕГРИПтан төшереп калдыру хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылучы кредиторларның һәм башка затларның гаризаларын җибәрү тәртибе һәм вакытлары турындагы мәгълүматлар белән бергә бастырыла. Мондый гаризалар мәгълүматлар басылганнан соң бер ай эчендә теркәү органына тапшырылырга мөмкин. Бу очракта эшмәкәрне ЕГРИПтан чыгару турында карар кабул ителми. Әгәр гаризалар теркәүче органга килмәсә, ЕГРИПка салым органы карары буенча шәхси эшмәкәрне төшереп калдыру турындагы язма кертелә.

Салым органы карары буенча, ЕГРИПтан төшереп калдырылган һәм яңадан шәхси эшмәкәрләр булырга теләгән физик затларга, ЕГРИПтан төшереп калдырылганнан соң, алар бу сыйфатта яңадан өч ел узгач кына теркәлә алачакларын күздә тотарга кирәк. Шуңа күрә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару нияте сакланса, вакытны сайларга һәм бу хакта салым органына мөстәкыйль хәбәр итәргә киңәш ителә.

Татарстан Республикасында теркәүче салым органы булып Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 18 нче районара инспекциясе (420054, Казан шәһәре, Владимир Кулагин урамы, 1 нче йорт) тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев