Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

30 елдан соң очрашу

Күптәннән килгән гадәт буенча ел саен майның соңгы шимбәсендә Лаеш техник-икътисад техникумында (ЛСХТ) аны тәмамлаучылар белән очрашу үткәрелә.

Рәмзия Хәбибуллина (Габидуллина)

Автор фотосы

ЛСХТның 1988 елгы чыгарылыш бухгалтерлар бүлеге безнең 140нчы төркем дә утыз еллык юбилейны билгеләп үтте. 27 төркемдәшебезнең 14е килде. Безнең төркемдәге кызларның барысы 90нчы еллардагы кыенлыкларга карамастан, тормышта үз юлларын тапканнар. Күбесе дәүләт структураларында белгечлекләре буенча эшлиләр, кайберләренең үз эшләре бар. Уңышлы гаилә корганнар, хәзер оныклары үсеп килә. Күбесе техникумга дулкынланып килгәннәр, шулай булырга да тиеш: безне 30 елдан соң очрашу көтә.

Техникум педагоглары һәм студентлары чыгарылыш укучыларын каршы алуны һәм теркәүне оештырганнар. ЛТЭТ фойесында, һәр вакыттагыча, безне бухгалтерия исәбе укытучысы - директор урынбасары Бүләк Бәйрәмбаевна Бикбова каршы алды. Барысы эчкерсез, гади. Элекке студентлар үз укытучылары белән очраштылар, алар белән фотога төштеләр. Кызганычка каршы, күп педагогларыбыз арабыздан киткән, кайберләре сәламәтлек торышы буенча  очрашуга килә алмаганнар. Әмма без аларны хәтерлибез һәм һәр студентка куйган хезмәтләре өчен рәхмәтлебез.

Тантаналы өлеш, бүгенге студентлар әзерләгән концерт, чыгарылыш даталары юбилейлы булганнарны сәхнәгә чакыру аеруча тәэсир итте. Ул чакта безнең техникум авыл хуҗалыгы белгечләрен укыту һәм әзерләү дәрәҗәсе буенча беренчеләр арасында иде, алар шул еллардагы укытучыларны сагынып һәм хөрмәт белән сөйләделәр. Техникумда уку һәм тулай торакта яшәү еллары күбесенең хәтерендә студент еллары турында, яшьлек турында җуелмас эз калдырган. Техникумның һәм тулай торакның бүгенге күренеше күпләр өчен сюрприз булды: алар шундый шартларда уку һәм яшәү мөмкинлеге булган студентлар өчен чын күңелдән шатландылар.

Тантаналы өлештән соң төркемдәшләр рәхәтләнеп аралаштылар. Кызганычка каршы, соңгы елларда очрашуга килүчеләр өчен техникум ашханәсендә түләүле аш оештырылмый, бу читтән килүчеләргә бик тә уңай булыр иде. Безнең төркемне Татьяна Костюнина (Кузнецова) үз өенә чакырды, бик зур рәхмәт аңа. Без берничә сәгать дәвамында әңгәмә кордык. Студент елларын искә алдык. Безнең туган техникумыбызда тагын очрашу өмете белән күтәренке кәеф белән таралыштык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев