Ак Барс Иминият компаниясе сайтында онлайн-ипотека иминияте эшли башлады
.
Ак Барс Иминият компаниясе, клиентлары турында кайгыртучанлык күрсәтеп, үзенең рәсми сайтында ипотека иминияте полисын рәсмиләштерү мөмкинлеген тәкъдим итә, шул исәптән күчемсез милекне, займ алучының гомерен һәм сәламәтлеген комплекслы иминиятләштерү дә каралган.
Хәзер ипотека иминияте полисын теләсә кайсы вакытта офиска кермичә рәсмиләштерергә мөмкин. Ипотеканы иминиятләштерү — ул кредитка сатып алына торган торакны көтелмәгән хәлләрдән, шулай ук займ алучының гомерен һәм сәламәтлеген яклау ысулы. Иминият очрагы килеп туганда, полис иминиятләштерүченең банк каршындагы кредит йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итәчәк.
Полис түбәндәге очракларда кулланыла:
1) займ алучының гомерен һәм сәламәтлеген иминиятләштерү буенча — иминиятләштерелгән затка бәхетсезлек очрагы яисә авыру нәтиҗәсендә I, II төркем инвалидлык билгеләнгәндә;
2) күчемсез мөлкәтне иминиятләштерү буенча — иминиятләштерелгән мөлкәтнең янгын, шартлау, яшен сугу, су басу, табигый бәла-казалар, очу аппаратларының яисә аларның кыйпылчыкларының иминиятләштерелгән милеккә төшүе, эләгүе, өченче затларның законсыз гамәлләре, транспорт чарасын бәрдерү һәм башкалар аркасында юкка чыгуы (һәлак булуы) яисә зыян күрүе вакытында.
Иминият премиясен рәсмиләштергәннән һәм түләгәннән соң, полис иминиятләштерүченең сайтта үзе күрсәткән электрон почтасына җибәрелә.
«АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ генераль директоры Илфак Мөхәммәтҗанов: "Без тотрыклы үсеш максатларын популярлаштырырга, социаль һәм бизнес-проектларны ESG* принциплары нигезендә үстерергә ниятлибез. Клиентларыбыз турында кайгыртып, без компания сайтында ипотека иминиятен эшләтеп җибәрдек, шул исәптән "кәгазьсез иминиятләштерү"не дә хупладык. Без үзебез эшли торган төбәк үсешенә һәм аның алга китешенә лаеклы өлеш кертергә омтылабыз«.
Исегезгә төшерәбез: Ак Барс Иминият компаниясенең ESG-рейтингы** — «А.esg»*** дәрәҗәсендә, ә кредит рейтингы «А-» дәрәҗәсендә уңай фаразга таянып расланган.
*ESG — экология, социаль сәясәт һәм корпоратив идарә
**ESG-рейтинг — компаниянең әйләнә-тирә мохитне саклау һәм социаль өлкә мәсьәләләре белән идарә итүнең сыйфатын күрсәтә торган бәйсез бәяләмә
***«А.esg» — ESG-рейтинглар шкаласы буенча компаниянең ESG-рейтингы
Реклама. «АК БАРС СТРАХОВАНИЕ» ҖЧҖ, РФ
Үзәк банкы лицензиясе, СИ № 3867 06.06.2019, СЛ № 3867 06.06.2019.
ВКонтакте (https://vk.com/akbarsstrah)
Телеграм (https://t.me/akbarsstrah )
Дзен (https://dzen.ru/akbarsstrah )
Яндекс.Мессенджер (https://yandex.ru/chat/#/join/48dd0e73-6a31-40bc-ab04-283a1d8a490f
Читаем ЗДЕСЬ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев