Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Алар Туган илебез өчен сугыштылар Алексей Матвеевич Карпов

Андый кешеләр турында утны, суны һәм бакыр торбаларны үткән, диләр. Безнең якташыбыз сугышка 17 яшендә китә, Сталинград сугышын үтә һәм Днепрны кичүдә катнаша. Аның өчен туганнары күз яшьләре түгә, әмма Алексей Матвеев өенә исән-сау әйләнеп кайта.

Алексей Карпов 1924 елның 1 октябрендә туган. 13 яшьтән колхозда эшли башлаган. 1941 елның июнендә сугыш башлану турында коточкыч хәбәр тарала. Беренче көннәрдә олыларның барысы фронтка китә, шул исәптән Алексейның абыйсы – Борис та. Фәкать 2015 елда аның һәлак булган урыны билгеле була...

Алексей 1942 елның июлендә унҗиде яшендә сугышка китә. Ул Сталинград янында пулемет расчеты командиры булып хезмәт итә, ә аннан разведка командиры ярдәмчесе була. Алексей Матвеевич әле дә Мариупольне азат итү көннәрен тетрәнеп искә ала. Аңа һәм аның хәрби иптәшләренә “тел” алырга боерык бирелә. Берничә көн дәвамында дошман турында мәгълүмат җыялар. Территориянең һәр метрын фашистлар аеруча нык саклыйлар. Әмма безнең сугышчылар хәрби бурычны уңышлы үтиләр. Бу операция өчен Алексей Карповны “Батырлык өчен” медале белән бүләклиләр.

1944 елның 18 мартында Днепрны кичү башлана. Каты сугышта полк һәм дивизия командиры һәлак була. Аңсыз Алексейны башка дивизия сугышчылары табып ала. Бәхеткә каршы, табиблар яшь сугышчы тормышын саклап калалар. Әмма туган ягына үлем кәгазе җибәрергә өлгерәләр... Сугышта ул дүрт мәртәбә яралана.

Рәтләнә башлагач Алексей Матвеевич госпитальдән кача һәм үз дивизиясен таба. Тиздән аны өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләү турында хәбәр килә. Немецлар группировкасын тар-мар иткән өчен “Батырлык өчен” медаленә лаек була. Венада Империя күперен алган өчен Алексей Матвеевич икенче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Җиңүне ул Братиславада каршылый. 1945 елның май ае азагында аңа Җиңү Парадында – бар совет халкының онытылмас бәйрәмендә катнашачагы турында әйтәләр.

1946 елда Алексейның туган авылына кайтуы авылдашларын шаклар катыра. Туганнары үз күзләренә ышанмыйлар – үлем хәбәре алгач алар күпме елаганнар. Ул эшли башлый һәм бераздан 25 Октябрь исемендәге поселокка күчә.

Алексей Матвеевич совхозда экспедитор булып эшли. Соңрак аны берничә тапкыр Лаеш районы Александровка авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. Ветеран авыл халкы арасында абруй яулый. Аны грамоталы, оста җитәкче буларак искә алалар.

Хатыны Нина Филипповна белән ярты гасыр тату гомер кичерәләр, дүрт бала үстерәләр. Алексей Матвеевичның фамилиясе Хәтер китабына кертелгән һәм Украинаның Николаев өлкәсе Ковалевка авылы хәтер обелискына уеп язылган.

Хезмәттәге уңышлары өчен Алексей Карпов юбилей медальләре белән бүләкләнгән һәм “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев