Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Аларның батырлыгы үлемсез

Хәтер һәм кайгы көнендә Лаеш районы халкы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны искә алды.

1941 елның 22 июнендәге дәһшәтле көннән 79 ел үтте, әмма халык батырлыгы турындагы хәтер мәңге яшәр.

Иртән Җиңү паркында тантаналы төстә чәчәкләр салу булды. Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов һәм район хәрби комиссары урынбасары Алексей Майоров Мәңгелек ут янына венок куйдылар. Лаеш районы һәм Лаеш шәһәре учреждениеләре һәм оешмалары вәкилләре һәлак булган сугышчыларны искә алдылар.

Хәтер һәм кайгы көнендә районның барлык авыл җирлекләрендә матәм акцияләре уздырылды. Атабайда һәм Пәрәүдә, Комлы Ковалида һәм Чирпыда, калган авылларда да, илебезнең кем аркасында азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калганын хәтерлиләр.

-Без якташларыбыз - Ватанны саклаучылар һәм тыл хезмәтчәннәре белән горурланабыз, алар алдында баш иябез, - диләр атабайлылар.

Ә Шуранда авылның инициативалы кешеләре истәлекле датага үз якташлары турында дулкынландыргыч фильм ясаганнар. Туганнар - Ватанны саклаучылар һәм тыл хезмәтчәннәре турында изге истәлек, сугыш чоры балаларына карата хөрмәт буыннан-буынга тапшырыла.

- Илебез тарихындагы кайгылы көнне без беркайчан да онытмабыз. Бу хакта истәлекне балаларыбызга, оныкларыбызга тапшырачакбыз, - дип фикерләре белән уртаклашты Никольский авыл җирлегендә яшәүчеләр.

Хәтер һәм кайгы көнендә Лаеш балалар йортында «Ә иртәгә сугыш иде» дип исемләнгән истәлекле чара үткәрелде. Митинг вакытында 79 ел элек фашистларның Советлар Союзына һөҗүм итүе турында куркыныч хәбәр җиткергән Юрий Левитан тавышы борчулы һәм дулкынландыргыч яңгырады. «Священная война» дигән җыр астында безнең бабайларыбыз сугышка киткән, ул җыр барлык җыелганнарны борчылырга мәҗбүр итте һәм үз Ватаныбыз өчен көрәшергә әзерлекне искәртте. Митинг «Мирные небеса» җыры белән тәмамланды, аны балалар үзләре башкарды.

Кич белән Лаеш «Свеча памяти» бөтендөнья акциясенә кушылды. Җиңү паркында ветераннарга рәхмәт йөзеннән, аларның батырлыгы, кыюлыклары, фидакарьлекләре һәм Ватанга мәхәббәтләре өчен яшь егетләр һәм кызлар йөрәк формасына кертеп шәмнәр кабыздылар. Аннан соң Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән, яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган, фашист әсирлегендә үлеп калган, ачлыктан һәлак булган кешеләр истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

«Свеча памяти» акциясенә барлык теләүчеләр дә кушыла алды. Шәм кабызып, тәрәзә төбенә кую да җитә иде.

Россия халкы ирекләре һәм тыныч күк йөзе белән кемгә бурычлы булуларын һәрвакыт истә тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X