Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Алиментны үз ирегең белән түләмәсәң – суд аша түлисең

Лаеш районында алиментны явызларча түләмәгән, 80379 сум күләмендә бурычы булган ир хөкем ителде.

Лаеш районы җәмәгать суды үз баласына озак вакытлар алимент түләмәгән гр. К.га карата җинаять эшен карады. Лаеш район прокуратурасы дәүләт гаепләвен хуплады.

-Суд тикшерүе барышында гр. К.ның суд тәртибендә алимент түләргә мәҗбүр булуы ачыкланды, - дип аңлатма бирә прокурор урынбасары Марат Шәрәфетдинов. – Булмаган ата суд карарын үтәмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тартылу турында берничә тапкыр язма рәвештә кисәтелә. Әмма чаралар күрми. Җинаять эше кузгатыла. Ул аерым суд эше тәртибендә карала.

Судта ир гаебен тулысынча таный. Җәмәгать суды карары белән гр. К.га хезмәт хакының 5%ын дәүләт файдасына тотып алты айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза бирелде. Суд карары закон көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев