Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Әниләренә улларыннан иң яхшы бүләк

Җәмигъ мәчетен ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

Лаешта " Ак мәчет" «Зәйнәп» ачылды

Горький урамында мәһабәт корылма төзелеше дүрт ел дәвамында алып барылды. Шәһәр халкы күз алдында алтыннан ясалган гөмбәзле мәчет төзелә, ул тышкы яктан да, эчке яктан да мәрмәр белән бизәлгән. 38 метрдан артык биеклектәге ике манаралы өч катлы бина 400 мәхәллә әгъзасын сыйдыра ала. Яңа гыйбадәт йортының үзенчәлеге — күзәтү мәйданчыгы, аннан шәһәргә һәм Куйбышев сусаклагычы акваториясенә искиткеч күренеш ачыла. 

Мәчет төзү инициативасы белән беренче булып Лаеш районы имам-мөхтәсибе Рәвхәт хәзрәт Гатауллин чыга. Ул проектны хуплау өчен абыйлы-энеле — Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславскийга һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, «Нәфис» дәүләт корпорациясе Директорлар советы рәисе Михаил Сыровацкийга мөрәҗәгать итә. Халык сайлаганнарының әниләре Зәйнәп Сыровацкая улларын Аллага яраклы эшкә фатихалый. Рәвхәт хәзрәт кыйбланы (мәчетнең Мәккәгә юнәлешен) билгеләргә һәм төзелешнең ничек башлануын күрергә өлгерә. Кызганычка каршы, 2022 елда ул вафат була. Шул ук елда бу дөньяны Зәйнәп Гайфулла кызы да калдыра. Шул вакытта аның балалары Аллаһ йортына әниләренең исемен бирергә карар итәләр.

Зур бинада ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар урнашкан, шулай ук хатын-кызлар өчен аерым керү урыны бар. Цоколь катта никах һәм башка тантаналар залы төзелгән. Мәчеттә мәдрәсә, мөгаллимнәр һәм имам бүлмәсе бар. Планда — имам өчен йорт төзү, балалар өчен уен мәйданчыгы урнаштыру, «Чишмә» дип аталган суы бушлай булган чишмә һәм мәрхүмнәрне юа һәм аларга җәназа-намазы укый торган бина төзү. 

Район һәм республиканың рухи тормышындагы шундый мөһим вакыйгага мәртәбәле кунаклар делегациясе килде. Алар арасында — Рәис Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан башлыгы Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар. Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов белән бергә алар әлеге бинаны карап уздылар, бина белән таныштыруны Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов һәм Алмаз хәзрәт Мөхлисов үткәрде.

-Бүген бик зур вакыйга, без шундый матур мәчет ачабыз, — диде Рөстәм Нургали улы. — Аның төзелешенә күп көч, акчалар керткән һәркемгә зур рәхмәт. Мин беренче чиратта район башлыгына рәхмәт белдерәсем килә, рәхмәт сезгә, Илдус Фатыйхович. Биредә мәчет кенә түгел, мәдрәсә дә бар, бөтен шартлар тудырылган.

Наил хәзрәт Әбелханов азан әйтте, аны республика мөфтие үзе уздырды. 2024 елның 10 мартында кояш баеганнан соң мөселманнарның Рамазан ае башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаешта " Ак мәчет" «Зәйнәп» ачылды Әниләренә улларыннан иң яхшы бүләк