Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Анна Романова 90 яшьлеген билгеләп үтте

Тантана сәбәпчесе - күп балалы әни, шулай ук унбиш онык һәм унике оныкчык өчен яраткан һәм хөрмәтле әби.

Фото: Лаеш районы матбугат хезмәте

Анна Ивановна 1930 елның 15 ноябрендә Лаеш районының Чирпы авылында гади крестьян гаиләсендә туа. 5 сыйныф белем ала. Бөек Ватан сугышы елларында төрле эшләр башкаручы, аннан «Память Кирова» колхозында гади эшче булып эшли.

Тыныч вакытта «Татсовхозстрой» төзелеш участогында эшче, аннан Лаеш төзелеш-монтаж идарәсендә штукатур булып эшли. Лаеклы ялга чыкканчы эшләгән соңгы эш урыны - колхозара күчмә механикалаштырылган колонна. Аның гомуми хезмәт стажы 40 ел. Хәзерге вакытта ул Лаеш шәһәрендә яши.

Анна Ивановнаның ире, Хәмзә Абдулла улы Абдулкадыйров шулай ук Лаеш төзелеш-монтаж идарәсендә эшли. Алар 50 ел бергә гомер итәләр. Гаилә башлыгы 2004 елда вафат була. Бергә яшәү чорында ир белән хатын биш бала тәрбияләп үстерәләр: Владимир, Нина, Александр, Татьяна һәм Надежда. Күп балалы әни Анна Ивановна - унбиш оныгы һәм унике оныкчыгы өчен яраткан һәм хөрмәтле әби.

Анна Романова «Герой Ана» медале, хезмәттәге казанышлары өчен юбилей медальләре, эш урыныннан күп санлы грамоталар белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X