Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Аның балачагы 10 яшендә тәмамланган

Лаеш районының «Алтын көз» үзәге белгечләре балаларны ветераннар үрнәгендә тәрбиялиләр.

Фото - «Алтын көз» үзәгеннән

"Ветеран белән якшәмбе көн" проекты кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече яшүсмерләр белән бергә тыл хезмәтчәне Миңневазыйх Якуп улы Якуповта булып кайтты. Бу бару гына түгел, авыр сугыш чорын кичергән кешенең катлаулы тормышы белән танышу да булды.

Кунаклар йорт хуҗасын Ватанны саклаучылар көне һәм якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Аннан соң әңгәмә башланды. Миңневазыйх Якупович, ашыкмый гына, ничек яшәгәне, эшләгәне турында сөйли башлады. Нәрсәгә сөенгән, нигә борчылган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 10 яшь була. Әле бала гына, ә үз өстенә зур җаваплылык алырга туры килә гаиләдә ир-атлардан ул иң өлкәне була... Әтисе фронтка алына, шуңа күрә малай, булдыра алганча, әнисенә хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә тырыша.

- Бик авыр вакытлар булды, - дип искә ала Миңневазыйх абый. - Әти фронтта һәлак булды. Мин хәтта өч сыйныфны да тәмамлый алмадым – эшләргә туры килде…

Аның балачагы 10 яшендә менә шулай тәмамлана да инде. Ул гомере буе намус белән хезмәт куя, намус белән эшли. Ватанны саклау буенча үз бурычын үти: дүрт ел, 1952 елдан 1956 елга кадәр, Архангельск өлкәсендә танк частендә хезмәт итә. Гаиләдә дә шундый ук җаваплы була. Ике ул тәрбияләп үстерә.

Очрашу ахырына якынлашты, балалар өйләренә кайтып киттеләр. Хезмәт ветераны сөйләвенең аларга зур тәэсир ясавы күренеп тора иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев