Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Авыл җирлекләреннән яхшы яңалыклар

Лаеш районында һәрвакыт нидер булып тора. Әйе, ул яхшы хәбәрләрдән башка яши алмый: я йорт салалар, я юллар төзекләндерелә, яисә өмә оештыралар.

Үзгәрешләрнең район үзәгендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә булып торуы куандыра.

1. Орловка авыл җирлегендә яңа ФАП бинасы төзү өчен беренче субай сугылган.

2. Нармонка авыл җирлегендә Мишә елгасы буенда зур өмә булып узды. Ел саен ярлардан ял итүчеләр үз артларыннан калдырган тонналаган чүп-чар чыгарыла.

3. Егорьевка авыл җирлегендә Бима авылында Заовражная урамында юл-урам челтәрен төзекләндерү эшләре башланды. Быел бу участокта ике километрга якын юлны ремонтларга планлаштыралар. 

4. Хәерби авыл җирлегендә Хәерби авылы халкы туган авыллары турында китап бастырдылар. “Бу идея 50 ел яшәде”, - ди Роза Кушмина, ул әлеге игелекле эштә инициативалы кешеләрне берләштерә алган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев