Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Авыл халкы мәктәпне ремонтлату өчен тырыша

Макаровка авыл җирлеге җыенында халыкны брочыган көнүзәк проблемалар бергәләп хәл ителде.

Авыл мәдәният йортында район җитәкчелеге вәкилләре белән очрашу матур концерттан башланды. Тамашачыларны “Сүрәкә” ансамбле чыгышы, вокаль һәм бию номерлары сөендерде.Залда кунакларны җирле талантларның иҗат эшләре, шулай ук ярдәмче хуҗалыклар продуктлары каршылады.

Җыенда Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов һәм район прокуроры Юрий Марасов катнашты.Макаровка авыл җирлеге башлыгы Виктор Кормачев, шулай ук район хезмәтләре һәм җирлек оешмалары вәкилләре эш йомгакларын бәян иттеләр.

Муниципаль берәмлек составына Ташкирмән һәм Макаровка авыллары керә. Агымдагы елның 1 гыйнварына халык саны 665 кеше тәшкил итә. Җирлек территориясендә Ташкирмән төп белем бирү мәктәбе, авыл мәдәният йорты һәм китапханә, фельдшерлык-акушерлык пункты, почта бүлекчәсе, полициянең терәк пункты, чиркәү һәм биш кибет эшли. Халыкның ярдәмче хуҗалыкларында 67 мөгезле эре терлек асрала, шуларның 13е савым сыер, 54 кәҗәнең 34е савыла, 24 ат, 170 сыер, 1518 баш кош-корт һәм 136 баш умарта бар.

“Лаеш балык” заводының Ташкирмән балык тоту участогы, “Рамай” фермер хуҗалыгы, “Атабай” агрофирмасы (арендага алган басуларда) җирлек кешеләрен эш белән тәэмин итә. 14 индивидуаль эшмәкәр һәм 13 үзмәшгуль эшчәнлек алып бара.

Узган елда җирлектә урам яктырткыч лампалар алыштырылган һәм ремонтланган. РУЭС көче белән “Социаль әһәмиятле объектлар хезмәтен яхшырту” проекты буенча мәктәпкә кадәр 700 метр озынлыкта җепселле-оптик элемтә линиясе сузылган. Үзара салым акчаларына Ташкирмәндә Новая урамының 400 метры һәм Макаровкада 300 метры ремонтланган.

Җирлектә яшәүчеләрне белем бирү өлкәсендә биналарны төзекләндерү мәсьәләсе борчый: мәктәпкә капиталь ремонт һәм балалар бакчасы һәм спорт залы төзү таләп ителә.

Эш йомгаклары буенча киңәшмә җирлекнең актив кешеләрен бүләкләү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев