Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бакча участоклары хуҗалары өчен электр челтәренә тоташу тәртибе гадиләштерелде

​​​​​​​Россиялеләр электр челтәренә тоташуга җирле бакчачылык ширкәтенә мөрәҗәгать итми генә гаризаны мөстәкыйль тапшыра алалар.

Бу вакытта моның өчен коммуникацияләр турыдан туры мөрәҗәгать итүче участогы территориясендә тоташтырылачак. Электр кабул итүче җиһазлар көчәнешенә таләпләр үзгәрми: ул 15 кВттан артмаска тиеш. Электр энергиясе кулланучыларның электр белән эшләүче җиһазларын техник тоташтыру кагыйдәләренә тиешле үзгәрешләр кертелгән, шулай ук челтәр оешмаларга һәм  башка затларга, электр челтәрләренә караган электр энергиясе җитештерү объектлары, шулай ук электр челтәре хуҗалыклары объектлары кагыйдәләре (алга таба – Кагыйдәләр) РФ Хөкүмәтенең 2021 ел 9 октябрь №1711 карары белән расланган.

Электр белән эшләүче җиһазлар урнаштыру хезмәтенә түләү элеккечә кала. Кагыйдәләрнең 17 пунктына ярашлы төстә түләү күләме 550 сумнан артмый, бу очракта мөрәҗәгать итүче участогы чигеннән электр энергиясе чыганагына кадәр ара шәһәрләрдә һәм шәһәр тибындагы поселокларда 300 м һәм авыл җирендә 500 метрдан артмаганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев